Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яртыеллык лотерея - 25 декабрьдә

Бүгенге санда «Туган як»ның яртыеллык лотереясе билетын урнаштырабыз. Лотереядә катнашырга теләүчеләр үзләренә килгән газетадан шушы лотерея билетын кисеп алып, аны тиешенчә тутырып, соңга калдырмыйча, «Туган як» редакциясенә китереп бирергә яки почта аша җибәрергә тиеш булалар (бу очракта конвертка «Лотереягә» дип тә язуыгызны сорыйбыз). Лотерея билетларын редакциядә кабул итүнең иң соңгы...

Бүгенге санда «Туган як»ның яртыеллык лотереясе билетын урнаштырабыз. Лотереядә катнашырга теләүчеләр үзләренә килгән газетадан шушы лотерея билетын кисеп алып, аны тиешенчә тутырып, соңга калдырмыйча, «Туган як» редакциясенә китереп бирергә яки почта аша җибәрергә тиеш булалар (бу очракта конвертка «Лотереягә» дип тә язуыгызны сорыйбыз).
Лотерея билетларын редакциядә кабул итүнең иң соңгы көне - 24 декабрь. Бу көннән соңга калган билетлар катнаштырылмый. Лотерея «Туган як» редакциясендә, махсус комиссия, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында 25 декабрьдә иртәнге cәгать 10да уйнатылачак. Газета укучыларыбыз арасыннан кызыксынган кешеләр килеп, моны үз күзләре белән карап-күзәтеп тора алачак.
2016 елның беренче яртысына язылучылар арасында үткәреләчәк яртыеллык лотереядә, кимендә, 30 яхшы приз уйнатырга әзерләнәбез. Бу көннәрдә редакция спонсорлардан приз-
лар җыюны дәвам итә, шуңа күрә, отышларның исемлеген соңрак игълан итәрбез.
Лотерея билетлары номерлы түгел (аларның үз-ләрен бөтереп, лототронга тутырабыз һәм комиссия каршында болгатып, әйләндереп уйнатабыз). Уен нәтиҗәләре номер белән түгел, ә отыш чыккан кешеләрнең исем-фамилияләрен, һөнәрләрен күрсәтеп, «Туган як»ның Яңа ел бәйрәменә багышланган санында урнаштырыла.
Лотерея билетын үзегез-дәге газетадан кисеп алып, тулысынча исемегезне, фамилиягезне, шөгылегезне (кайда, кем булып эшлисез яки укыйсыз, пенсионер һ.б.), өй адресыгызны, телефон номерын да языгыз.
Бер кеше лотереядә «Туган як»та басылган бер генә билет белән катнаша ала. Лотерея билетының ксерокс аша алынган яки башка күчермәләре кабул ителми.
Лотерея билетын ре-дакциягә китергәндә яки конвертка салып почта аша җибәргәндә, 2016 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу турындагы абонементыгызны җибәрергә кирәк түгел. Аны сез, лотерея нәтиҗәләре газетада басылып чыккач, призга ия булучылар арасында үз исем-фамилиягезне күргәннән соң, үзегезгә чыккан отышны алырга редакциягә килгәндә пас-портыгыз белән бергә алып килергә тиеш буласыз.
Лотереядә бары тик 2016 елның беренче яртысына язылган кешеләр генә катнаша ала. Язылу бәясе: 513 сум (сишәмбе һәм җомга саннарына) яки 387 сум (җомга саннарына гына). Болары - газетаны почтальон өегезгә китереп бирү шарты белән, моның өчен почтада яки редакциядә язылып була.
«Туган як»ны үзегез барып ала торган итеп тә язылу мөмкин. Шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы яңа мәчеттән, «Шинник» спорт комплексыннан, театр бинасыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән, милли китапханәдән, район үзәк дәваханәсеннән һ.б. урыннардан ала торган итеп язылганда, тулы комплект бәясе нибары 250 сум була. Ә инде редакциянең үзеннән килеп алсагыз, тагын да арзанрак - 200 сум гына. Үзегез барып ала торган итеп язылу өчен, почтага түгел, редакциягә килергә кирәк.
Редакциядә язылу һәм лотерея билетларын җыю - кабул итү бүлмәсендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр. Ял көннәре - шимбә һәм якшәмбе.
Безнең адрес: Актүбә урамы,6а. Сорауларыгыз булса, шалтырата аласыз:
43-22-94, 43-17-57.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев