Туган як

Ярминкәләр башлана

Бу ял көннәрендә Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Әлегә алар ике урында - Бызов базарында һәм Южная урамындагы «Магнит» кибете янындагы мәйданчыкта эшләячәк. Ә тиздән тагын ике урын - «Комета» базары һәм «Якорь» сәүдә үзәге өстәләчәк икән. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, халык читтән китерелгәненә...

Бу ял көннәрендә Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Әлегә алар ике урында - Бызов базарында һәм Южная урамындагы «Магнит» кибете янындагы мәйданчыкта эшләячәк. Ә тиздән тагын ике урын - «Комета» базары һәм «Якорь» сәүдә үзәге өстәләчәк икән.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, халык читтән китерелгәненә түгел, үзебездә җитештерелгәненә өстенлек бирә, чөнки районыбыз фермерларының продукциясе сыйфатлырак та, арзанрак та. Әйтик, Владимир Аппаков җитәкчелегендәге «Земляки» крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән бәрәңге, хаклы рәвештә, иң яхшысы булып санала. Узган ел Аппаков шәһәр халкына 200 тонна бәрәңге саткан. Бу шимбә һәм якшәмбе ярминкәләренә аның бәрәңгесе әле китерелми, ә киләсе атналарда сатылачак, диләр. Ә хәзергә яшелчә, ит, йомырка, сөт продукциясе һ.б. алып куярга мөмкин булачак.
- Быел районыбызның крестьян-фермер хуҗалыклары 5000 тоннадан артык бәрәңге, 1300 тонна кәбестә, 300 тонна аш чөгендере, 200 тонна суган, 300 тонна кишер уңышы алыр дип исәплибез, шуңа күрә, шәһәр халкын тәэмин итүдә өзеклекләр булмас, - ди Альфред Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: