Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярдәмсез калдырмаганнар

Фатирлары янып, бернәрсәсез калган Шәрәфетдиновлар гаиләсенә 80 мең сум акча тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, янгын ике атна элек Чулман урамындагы 17 нче йортта чыккан. Ул вакытта квартирдагы барлык җиһазлар, кием-салымнар янган. Түбән Кама телерадиокомпаниясе гаиләгә ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе игълан иткәч, түбәнкамалылар битараф калмый. 
«Балалар бик шатлана. Алып килгән киемнәрне кат-кат киеп карый. Бик зур булганнарын без мохтаҗларга тапшырырбыз», – ди әниләре Диана. Кешеләр кием-салым гына түгел, сөлгеләр, урын-җир әйберләре алып килгән. Шәһәрдәшләр шулай ук акчалата да ярдәм иткән, барлыгы  80 мең сум тирәсе җыелган. Базар сатучылары яңа люстра, обойлар бүләк иткән. Электрчылар электр үткәргечләрне бушлай сузган, розеткалар беркеткәннәр. Бер фирма хезмәткәрләре түшәм тарттырып куйган.  Шушы көннәрдә Диана Шәрәфетдинова шәһәр мэры Айдар Метшинда да булган. Администрациядә дә аңа ярдәм итәчәкләрен белдергәннәр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев