Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярдәмгә әле дә мохтаҗлар

Битараф булмаган түбәнкамалылар Смыловка авылында йортлары янып урамда калган Стельмащук гаиләсенә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итә.

Авыл халкы һәм чиркәү 260 мең сум җыйган, булдыра алганча, шәһәр хастаханәсе ярдәм иткән. НТР хәбәрчеләре гаилә янына барып, кечкенә балаларга – тәм-томнар, 14 яшьлек Тамарага көмеш беләзек, акча һәм киемнәр тапшырганнар. Әлегә гаилә танышларында яши. Йорт җиткерер өчен 1,5 миллион сум акча кирәк. Гаилә башлыгы – инвалид, эшли алмый, аны хатыны тәрбияли.

Законны бозалар

27 яше тулып, армиядә хезмәт итмәгән егетләрне элек запаска җибәрсәләр, хәзер алар комиссия узарга тиеш. Әмма алар хәрби билет алырга ашыкмый. Түбән Камада хәрби исәпкә басмаган егетләрнең саны 140ка җитте. 
Андыйлар хәрби комиссариатка барып, 202 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биредә, картотекадан шәхси эшләрен алып, медицина тикшерүе уздыралар. Барлык документлар белән чакырылыш комиссиясенә мөрәҗәгать итү сорала. Анда я белешмә, я хәрби билет тапшырыла. Хәрби исәпкә басмаган кеше үзенең законны бозуын аңларга тиеш. Хәрби комиссариаттан документ алмаучыларның эшкә урнашканда, чит илгә киткәндә проблемалары булырга мөмкин.

Аралаштылар

«Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары яшь белгечләр белән очраштылар. 
Мондый чара алар өчен якыннанрак танышу, аралашу мөмкинлеге булдыру максатыннан оештырылган. Табибларның күбесе башка шәһәрләрдән –  Пермьнан, Ижаудан, Уфадан, Казаннан, Әстерханнан, Саратовтан, шулай ук Дагстаннан килүчеләр. Быел шәһәр хастаханәләренә барлыгы 46 кеше, шул исәптән 30  
яшь белгеч эшкә урнашкан. Тиздән барлык егетләр һәм кызлар арендалы торак алачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев