Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярдәм йөзеннән

Хәзерге вакытта Россиядә 147 миллион кеше яши. Әмма күп кенә өлкәләрдә демографик хәл буенча күрсәткечләр куандырмый. Кызганычка, болар Түбән Камага да кагыла: 2018 елда 3111 сабый дөньяга килсә, узган ел бала саны 2880 тәшкил иткән.

Россия Президенты исә «Демография» милли проекты кысаларында бала тууны арттыру буенча өстәмә чаралар тәкъдим иткән. Әйтик, хөкүмәт кабул итсә, яшәү минимумы артмаган гаиләләрдә балага 3 яшьтән алып 7 яшькәчә айлык акча түләнәчәк.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Түбән Камада 28 мең кешегә 294 миллион сум пособие һәм компенсацияләр түләнгән. Мәсәлән, муниципаль бюджеттан балалар бакчалары өчен түләүләрнең бер өлешенә өстәмә компенсация буларак 3629 кешегә 46,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Моннан кала, беренче һәм икенче группа инвалидлары ата-аналарына, балалар бакчаларында кухня хезмәткәрләренә һ.б. акчалары тулысынча кайтарылган – 11 миллион сум 280 гаиләгә түләнгән.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X