Туган як

«Ярату гына аз, хөрмәт итә белергә кирәк»

Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсе белгечләре Әлфинур һәм Шамил САБИРОВЛАРны алтын туйлары белән котлаганнар. Аларга Мактау акты һәм юбилей медале тапшырганнар. Традиция буенча Әлфинур апа һәм Шамил абый ЗАГСның Мактау китабында имзаларын куйганнар.

– 50 ел узганын сизмәдек тә, әле кичә генә өйләнешкән күк иде. Ышанасы да килми, – ди Әлфинур апа. 
Алар Малмыж районының Плотбище бистәсендә очрашканнар. Тумышы белән Балтач районыннан булган Шамил, 18 яшендә өеннән чыгып китеп, төрле урыннарда эшли, машина йөртүче була, аннары бистәгә килеп эшкә урнаша. Кыз Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында туган. Юллама буенча, Плотбищега фармацевт булып килә. 
Шамил абый:
– Ул мине эзләп килгән, мин аны көткәнмен, – дип шаяртырга ярата икән. Даруханәдә бер татар кызы эшләгәнен белгәч тә, «минеке була» дигән. Әмма яшьләр өч айдан гына очрашканнар. Кичке уеннарга килгәч, егет кызны биюгә чакырган һәм башка үзеннән җибәрмәгән.
– Бер ел чамасы узгач, Шамил эштән кайтты да: «Иртәгә өйләнешәбез, әзерлән», – диде. Ышанмадым, билгеле. «Кит әле, кеше болай өйләнәме!»– дидем. Икенче көнне йөк машинасы белән даруханә янына килеп туктады да: «Әйдә, безне сельсоветта көтәләр», – ди. Кешеләрне чыгарып, даруханәне яптырдылар да, алып киттеләр. Шунда танышларыбыз да барды. Шулай итеп язылышып кайттык, – дип искә ала Әлфинур апа.
Язылышуын язылышканнар, ә әти-әниләргә ничек әйтергә? Шамил абый әйтүенчә, аныкылар каршы килмәгән, чөнки моңа кадәр булачак киленне күргәннәре булган. Киресенчә, шатланганнар гына. Ә менә кияү белән авылга кайткач, капка төбендә утырган әнисенең «кырт» торып, өйгә кереп китүен күреп, Әлфинур апа бик борчыла.
– Өйгә кергәч тә, беренче сүзе: «Әтиеңә нәрсә әйтерсең?» – булды. Әти исә: «Кызым, үзең тапкансың, үзең чыккансың, безгә үпкәләмәссең», – диде. Ул Шамилне ошатты. Шамилнең әти-әнисе дә мине яраттылар. Олы килен идем, кечеләренә үрнәк итеп куйдылар, – ди Әлфинур апа.
Аның өчен әти-әнисе һәрвакыт үрнәк булган. Алар үзара беркайчан кычкырышмаган, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Шамил абыйның әтисе авылда бригадир булып эшләгән, балалары аны күрмичә диярлек үскән. Ул алдынгылар рәтендә булган. Әниләре исә әтиләре дәрәҗәсен төшермәгән, балаларга һәрвакыт үрнәк итеп күрсәткән. 
Сабировлар гаиләсе Плотбищеда 15 ел яшәгән. Бу вакыт эчендә өч кызлары – Эльмира, Илгизә, Альвина туган. 1981 елда Түбән Камадагы туганнары чакыргач, киңәшләшкәч, тәвәккәлләгәннәр дә күченгәннәр. Дөрес, Әлфинур апа башта икеләнгән. Гаиләгә яшәргә урын да кирәк бит. Әмма юкка гына. Шамил абый агач эшкәртү комбинатына йөк машинасы йөртүче булып эшкә урнашкан. Бызов урамындагы 24 нче йорттан «малосемейка» биргәннәр. Алты елдан Шинчылар урамындагы 1 нче йорттагы фатирга күченгәннәр. 
– Башта авыр булды. Кечкенә кызыма алты ай гына. Өйдә утырам, бер кешене белмим. «Бәхетле кешеләр эшкә бара» дип, тәрәзәдән карап елый идем, – ди Әлфинур апа.
Альвинага 1 яшь тулгач, ул ире эшләгән комбинатка җыештыручы булып кергән. Даруханәләрдә эш юк. Танышы шин заводына эшкә урнашырга тәкъдим иткәч, ризалашкан. Мастер булып 22 ел эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Шамил абый комбинатта йөк машинасы, автобус йөрткән. Пенсиягә чыккач, «Камаглавстрой» предприятисендә каравылчы, җыештыручы булып эшләгән. 
Әлфинур апага – 71, Шамил абыйга 78 яшь. Әмма алар ял итә белмиләр. Бакчалары бар. Үзләре әйткәнчә,  быел да уңыш бик мул булган. Әлфинур апа чәчәкләр ярата. Бакчада да күп утырта ул аларны. Өендә исә тәрәзә төпләре төрле төстә чәчәк атучы яраннар белән тулган.   
Әлфинур апа һәм Шамил абый балалар хөрмәтендә гомер итә. Ике кызы Түбән Камада, тагын берсе Казанда яши. Әмма әти-әниләрен кайгыртусыз калдырмыйлар. Ярдәм кирәксә, хәзер килеп җитәләр. Оныклары да шатландырып кына тора икән. 
 50 ел бергә яшәүчеләр сирәк хәзер. Аның серен Шамил абый яхшы белә:
– Яратышу гына аз бит. Хөрмәт итә белергә кирәк. Ә бу сыйфат кечкенәдән үк тәрбияләнергә тиеш. Ир өйгә төрле кәеф белән кайтып керергә мөмкин. Шул вакытта хатын елмаеп, тәмле сүз белән, тәмле  аш пешереп каршы алса, талашасы да килми. Әлфинур апаң шундый булды. Ир кеше дә түзем булырга тиеш, – ди ул.
Түзмәдем: «Сүзгә килгәндә, ничек ачуланышасыз?» – дип сорадым. 
– Без талаша белмибез, кара-каршы утырып, үпкә сүзләрен әйтеп, елыйбыз да, шуның белән бетә, – дип көлә Әлфинур апа. 
«Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем Шамил абыйга туры килә. Хатыны әйтүенчә, ул бар эшне белә: бакчада да эшли, өйдә нәрсә ватыла, шуны көйли, кирәксә, пешеренә дә. Сүз уңаеннан, Әлфинур апаны пешерергә ул өйрәткән.   
ЗАГС хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм Сабировлар гаиләсенә бик ошаган. Үзләрен яшь кияү белән кәләш итеп тойганнар. Аннары балалары ресторанга да алып барганнар.  
Алар һәрвакыт бергә. Бер-берсенең нәрсә яратуын беләләр, бер-берсе белән киңәшләшәләр, бергә эшлиләр, бәйрәмнәрне балалары, оныклары белән каршылыйлар. Һәрвакыт шулай булсын иде. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: