Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сагы хәбәр итә

Йорт янган

Районыбызның Яңа Минькино авылында ике катлы йорт янган. Күршеләре фаразлаганча, янгын мунчадан чыккан булуы мөмкин.

Янгын вакытында хуҗалар өйдә булмаган. Утның көчәюеннән курыккан күршесе Сухрау авылыннан янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Аларга Каенлы авылы янгын сүндерү командасы да кушылган. Тик янгын бик көчле булганга, Түбән Камадан да ярдәм чакыртырга туры килгән. Йорт санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнсә дә, янгын сүндерүчеләр утның күрше йортларга күчүенә ирек куймаган.

Зыян күрүчеләр юк

Бу дүшәмбедә шәһәребезнең сәнәгать зонасында янгын чыккан. Бу турыда коткаручыларга иртәнге тугызынчы дүрт минутта хәбәр килеп ирешкән.

«Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе урынга килү белән, ректификация колоннасының түбән өлешенең өч метр биеклектәге факел рәвешендә януы ачыкланды», – дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.
17 берәмлек техника һәм 41 кешедән торган Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны көчләре ярдәме белән янгын тиз сүндерелгән. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев