Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялыбызның ямен җибәрмик!

Ниһаять, җәйгә кердек. Әле генә яз кояшы елмаеп, яз җилләре исеп, барчабызны куандырган иде, үтеп тә китте...

Артка әйләнеп карыйсы гына кала. Артка борылып карау да бик мөһим. Бүгенге көнне, киләчәкне үзгәртер өчен үткәннәргә дә күз салыйк. Тирә-юньдә чисталык урнаштыру өчен бөтен шәһәребез һәм районыбыз белән тырыштык. Алга таба да шулай чиста сакланчасы!...
Җәйге ялын кем ничек үткәрә соң? Берәүләр ял урыны итеп авылны сайлый, анда йорт-җирне карый, яки бакчада казына, икенчеләр елга, күл буйларында ял итә һәм һәркем нәрсә беләндер мәшгуль.
Тик көннәре ничек кенә узмасын – файдагамы, файдасызгамы, кайберәүләр табигатькә зыян китерә. Ничәмә еллар инде җиребезнең чүп-чарга батуы турында проблема күтәрелә килә, табигатьне саклау хакында закон булдырыла тора, ел саен акцияләр уздырыла – тик андый кешеләр болардан нәтиҗә ясарга ашыкмыйлар. Ямьле җәйнең ямен бетерәләр. 
Тиздән, парк тирәләре, елга буйлары чүп-чар белән тулыр. Кайдан килеп чыга соң алар дип аптырыйсы юк, кешеләр үзләре үк ташлый. Җыештыру бер нәрсә,  чисталыкны саклый да белергә кирәк бит әле. Табигатькә зыян китерүебез турында, киләсе җәйдә шушы ук мәхшәрне үзебез күрәчәгебезне уйламыйбыз. Бу күренеш күңелне бер дә шатландырмый. 
Бүгенгесе көндә, адым саен диярлек, чүп савытлары тора, кибет киштәләрендә чүп капчыкларының ниндиләре генә юк! Һәр кеше кулланса иде аларны.
Шулай да, киләчәктә, бәлки, үзгәреш булыр, җәйге ялын һәркем файдалы уздырыр, ял иткән урыннар ямьле калыр дип өметләник!
Альмира МИНГАЛИМОВА, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев