Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялы да, бәйрәме дә кирәк

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2021 елда эшләми торган көннәр турында хәбәр итте.

Республикада яңа елга эш календаре расланган. «РФ Хезмәт кодексы һәм «ТРның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы ТР Законы нигезендә, республикада Яңа ел каникулы – 1-6 һәм 8 гыйнварда, Раштуа бәйрәме – 7 гыйнварда булачак. Ватан сакчылары көне – 23 февральдә, Халыкара хатын-кызлар көне 8 мартта билгеләп үтеләчәк. Язгы ялларны 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 майда Җиңү көне, 13 майда Ураза гаете дәвам итәр. Россия көне 12 июньдә билгеләп үтеләчәк, Корбан гаете 20 июльгә, ә Татарстан Республикасы көне, гадәттәгечә, 30 августка туры килә. Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь, ТР Конституциясе көне – 6 ноябрь.

Ял көне һәм бәйрәм бер көнгә туры килсә, ял бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән яллар гына искәрмә булып тора. Шулай итеп, киләсе елда 2 гыйнвар 5 ноябрьгә, 3 гыйнвар 31 декабрьгә, 20 февраль 22 февральгә күчерелгән. Шул рәвешле, Яңа елда 1-10 гыйнвар көннәрендә, 20- 23 февральдә, 6-8 мартта, 1-3 һәм 8-10 майда, 12-14 июньдә, 30 июль-1 август көннәрендә, 4-7 ноябрьдә республика халкын озын яллар көтә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев