Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ял көннәре дүрт айга җыела

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2020 елга производство календарен төзеде. Киләсе елда 120 көн, башкача әйткәндә, уртача дүрт ай ял итәчәкбез. Бу, әлбәттә, сменалап эшләүчеләргә түгел, ә эш көннәре 8 сәгать тәшкил иткән кешеләргә кагыла.

Дини бәйрәмнәр көне, ай календарена һәм традицияләргә туры китереп, Татарстан Президенты Указы нигезендә билгеләнә. Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, киләсе елда Ураза бәйрәме – 24 майга, Корбан гаете 31 июльгә туры килә.
Хезмәт кодексы нигезендә, ял көне бәйрәмгә (эш көне булмаган) туры килсә, ялның бәйрәмнән соң килүче көнгә күчерелеп, тоташ өч (яки күбрәк тә) көн ял итү гадәте барлыгын беләбез. Шул ук вакытта Россия хөкүмәтенең гыйнварда бәйрәм көннәренә туры килүче ике ял көнен елның башка көннәренә күчерүгә хокукы бар. Шушы хокуктан файдаланып кабул ителгән карар нигезендә, 4 гыйнвар – шимбә ялы 4 майга (дүшәмбе), 5 гыйнвар – якшәмбе ялы 5 майга (сишәмбе) күчерелә.
Шулай итеп, киләсе елда атнасына биш көн эшләүчеләр барлыгы 246 көн хезмәт куячак. Ә инде яллар саны 120 көнгә җитә. 2020 елда түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкбез: 1-6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы; 7 гыйнвар – Раштуа; 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне; 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне; 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме; 9 май – Җиңү көне; 12 июнь – Россия көне; 30 август – Татарстан Республикасы көне; 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев