Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Якыннан таныштылар

«Хокук һәм һөнәр сайлау дәресләре» кысаларында, шәһәребезнең 14 нче лицеенда укучы 10-11 нче сыйныф укучылары Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Лицеистларга башта полициядә эшләүчеләрнең хезмәте турында фильм күрсәттеләр. Аннан соң бу хезмәтнең авырлыклары, өстенлекләре турында сөйләделәр. Укуын алга таба дәвам итәргә теләүчеләрне ведомстволы югары уку йортларына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
Ә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре урамда һәм өйдә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозган очракта административ һәм җинаять җәзасы турында сөйләделәр.
Балалар шулай ук эксперт-криминалистика бүлеге белән дә таныштылар. Тирда исә чын сугышчан коралларны үз күзләре белән күрделәр, спортзалда үз-үзеңне саклау алымнары белән таныштылар. Сүз уңаеннан, эчке эшләр идарәсендә бүгенге көндә бу лицейны тәмамлаган 32 хезмәткәр эшли.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев