Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Якын бармагыз һәм тотынмагыз!

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе шәһәр һәм район халкына террорчылык актларыннан саклану өчен куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә.

Әгәр дә машинада, баскычта, квартирда һ.б. урында билгесез төргәк яки деталь күрсәгез; тимерчыбык яки бау сузылган булса; машина астында изолента яки тимерчыбык асылынып торса; машинада, квартир ишеге янында, подъездда шикле тартма, сумка яки башка әйбер торса, шартлау куркынычы бар дигән сүз. Шикле яки куркыныч әйберне (кулдан ясалган шартлаткыч җайланма, граната, бомба һ.б.) күрсәгез, якын килмәгез, аның турында полициягә хәбәр итегез, башкаларга да якын килергә һәм тотынырга рөхсәт бирмәгез, телефон кулланмагыз. Якындагы кешеләрнең билгеләрен – йөзләрен, киемнәрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү манерасын, әйтсәләр, исемнәрен яки кушаматларын, яра эзләрен, татуировкаларын һ.б. ны исегездә калдырырга тырышыгыз. Алар белән сөйләшмәгез, туктатмагыз, юкса, үзегезнең корбан булуыгыз бар. 
Җәмәгать транспортында барганда, иясе булмаган сумкаларга, төргәкләргә һ.б. га игътибар итегез. Анда шулай ук шартлаткыч булуы мөмкин, шуңа күрә аларга кагылмагыз. Бу хакта йөртүчегә хәбәр итеп, полиция чакыртыгыз. Подъездга кергәндә, чит кешеләргә һәм әйберләргә игътибар итегез. Кагыйдә буларак, шартлаткыч җайланма бина подвалына, чүп үткәргечләр янына яки баскыч астына куела.  
Полициягә – 02 (кәрәзле телефоннан – 102), ЮХИДИнең дежур частена  49-24-90 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Татарстан Республикасының эчке эшләр министрлыгына 8 (843) 291-20-02 номеры буенча шалтыратырга, 8 (987)290-50-02 номеры буенча СМС хәбәр җибәрергә була. Кичектергесез хезмәтләрнең бердәм номеры – 112. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 
Фото ЮХИДИ сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев