Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Якташыбыз өчен тавыш бирик!

«Якташың өчен тавыш бир!» акциясе әле дәвам итә һәм һәр түбәнкамалы анда катнаша ала. Татарстанда нефть-химия сәнәгатенә нигез салучы якташыбыз Николай Васильевич Лемаев – республикада танылган шәхесләре исемлегенең 11 урынында.

Сания Әхмәтшина Түбән Камада 1977 елдан бирле яши. Балалары яңа телефон алып биргәч, интернет белән тиз дуслашкан ул. «Якташың өчен тавыш бир!» акциясендә дә теләп катнаша.
– Гомерем буе «Нефтехим» предприятиесендә эшләдем. Николай Васильевичны күргәнем дә булды. Бик белемле, әмма гади кеше иде. Ирем һәм ике балам белән берничә ел «малосемейка»да яшәдек. Директорга фатир сорап кергәч, үзең теләгән йорттан сайлап ал, дип гаризага имзасын куеп чыгарды, – дип искә ала Сания апа...
Исемлектә барлыгы 45 кандидат. Хәзерге вакытта 11 меңнән артык кеше тавыш биргән, иң күп тавышны Зәй районында туган, чаңгычы, олимпия чемпионы Федор Симашев җыйган, икенче урында – Казан (җырчы Федор Шаляпин), «бронза» – Теләче районында (язучы Фатих Хөсни). Түбән Кама кандидатын рейтингның беренче урынында күрергә теләсәгез, «ТАССРның 100 еллыгы» сайтына кереп, Николай Лемаев өчен тавыш бирегез.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев