Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яхшы якка үзгәрә

20 гыйнварда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә Химиклар урамын заманча яңарту буенча фикер алышулар узды.

Фикер алышуда шәһәр мэры Айдар Метшин, баш архитектор Эмиль Сираҗетдинов катнашты.
Бу Түбән Каманың иң матур, иң чиста урамнарының берсе. Узган җәйдә генә юллар киңәйтелеп, яңартылды. Светофор кырында ук булган борылышлар ераккарак күчерелгәч, урамдагы «бөке»ләр дә кимегән кебек булды. Моны машина йөртүчеләр үзләре дә сизгәндер.
Ә бу көнне көллияткә шәһәр тормышына, аның язмышына битараф булмаган йөздән артык түбәнкамалы җыелып, үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Әлегә урамның бер өлеше, Җәлил кинотеатрыннан алып, Җиңүнең 30 еллыгы урамына кадәр үзгәртү планлаштырыла. Фикер алышуга килгән кешеләр алты группага бүленеп, үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Кемдер кибетләрнең аеруча спиртлы эчемлекләр сата торганнары артуына зарланып, аларны киметү мәсьәләсен күтәрсә, кемдер җәяүлеләр юллары һәм багана башындагы утлар сыйфаты турында сүз кузгатты. Бакый Урманче белән Химиклар урамы кисешкән урында танылган сынчыга һәйкәл кую мәсьәләсе дә күтәрелде.
Сәгать ярым вакыт эчендә, түбәнкамалылар шактый теләкләрен шәһәр хакимиятенә җиткерделәр.
Мондый түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, шәһәрнең башка урамнары хакында да уздырырга планлаштырыла. Шулай ук кайбер авылларда, шул исәптән Кызыл Чишмә, Сухрау авыллары да, Экопарк һәм яңа сквер проектын бергәләп тикшерәчәкләр.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев