Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Алимент түләмәсәләр

2 октябрьдә балаларына алимент ала алмаган гаиләләргә ярдәм йөзеннән, хокукый ярдәм көне узачак.  
13.30 сәгатьтә күп функцияле үзәкнең уң ягында, актлар залында  суд приставлары хезмәте, прокуратура, эчке эшләр идарәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау идарәсе вәкилләре белән очрашырга мөмкин булачак. 28 сентябрьгә кадәр 41-91-40 номеры буенча телефоннан шалтыратып язылып куярга кирәк. 

Бәяләрне бел!

Шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 
Бу атнадан алып ял саен «Магнит» гипермаркеты (Южная ур.,7) янында һәм Үзәк базарда ит ризыклары сатылачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр түбәндәгечә: кош итенең бер килосы – 115 сум, сыер ите – 280-320 сум, дуңгыз ите – 250 сум, сарык ите – 320 сум. 

Рульдә – 50 ел

Түбән Камада «Автобабай» конкурсы узган. Бәйгедә 60 яшьтән узган ирләр катнашкан.  
Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чара теоретик һәм гамәли өлештән торган. Җиңүче булып игълан ителгән Юрий Посыпкин руль артында 50 елдан артык йөри. Ул 2 октябрьдә Казанда республикакүләм бәйгедә Түбән Кама данын яклаячак.  

Зур эш нәтиҗәсе

Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, соңгы 8 ай эчендә аерылышучы парлар саны 12 процентка кимегән.  
ЗАГС җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге күрсәткечкә зур эш нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Биредә эш дүрт төрле юнәлеш буенча бара: мәктәп укучылары, яшь гаиләләр, йөкле аналар белән дәресләр уздырыла. Гражданлык актларын теркәү йортында шулай ук күптөрле гаилә бәйрәмнәре һәм чаралар уздырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев