Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Тиз һәм җайлы

«Россия Почтасы» яңа хезмәт тәкъдим итә. Килгән посылканы яки бандерольне алу өчен телефон гына кирәк булачак.
Яңа системада теркәлү өчен, паспорттагы мәгълүматны һәм телефон номерын күрсәтегез. Телефонга SMS-хәбәр киләчәк. Хәбәр итү кәгазен тутырмыйча, бары телефондагы кодны күрсәтү җитә. Хезмәттән һәр почта бүлегендә һәм түләүсез файдаланып була. Мәгълүмат үзгәргән очракта, почтага мөрәҗәгать итәргә яки «Россия Почтасы» сайтындагы «Ярдәм» битенә керергә кирәк. 

Элеккечә йөриячәк

Красный Ключ бистәсенә таба баручы юлны төзекләндерү эшләре тәмамланды. Шушы көннәрдә 109 нчы маршрутлы автобус элеккечә йөри башлаячак.
Автобус «22 микрорайон» тукталышыннан (Мурадьян урамындагы чиркәү яны) Красный Ключтагы бакчаларга кадәр бара. 
Аның йөрү вакыты түбәндәгечә булачак: 7.00; 7.20; 7.45; 8.05; 8.30; 8.50; 9.15; 9.35; 10.00; 10.20; 10.45; 11.05; 14.40; 15.00; 15.25; 15.45; 16.10; 16.30; 16.55; 17.15; 17.40; 18.00; 18.25; 18.45. Бакчадан соңгы автобус 19.00 сәгатьтә китәчәк. Ял вакыты – 11.00-14.40 сәгатьләрдә. Билет бәясе – 27 сум.

Иң-иңнәргә – бүләкләр

30 августта Түбән Камада балалар арбалары парады узачак. Анда 3 яшькә кадәр сабыйлары булган аналар катнаша ала.
Гадәттә, арбаларны төрлечә бизиләр: кемдер аннан трамвай, кемдер самолет, кемдер кош оясы ясый. Иң яхшыларга бүләкләр тапшырыла. Катнашу өчен гаризаны «Ювента» яшьләр үзәгенә (Актүбә ур., 6 нчы йорт, 317 бүлмә) 27 августка кадәр алып килергә мөмкин. Телефон: 47-32-08. Үзегез белән паспорт, ИНН, СНИЛС һәм балагызның туу турында таныклыгын алыгыз.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев