Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Чикләү кертелә

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә ашырыла.
Бу уңайдан Яңа ел алдыннан пиротехниканы саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәреләчәк. Андый эшләнмәләрне кешеләр күп җыела торган урыннарда һәм янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләячәкләр.

Хәрби билетың бармы?

Әгәр вакытында алмаган булсаң, хәрби комиссариатка барырга тиешсең.
Түбән Кама хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, хәрби билетны үз вакытында алмаган һәм 27 яшьләре тулып та  кулларында әлеге документ булмаган ир-атларны хәрби комиссариатның 301 нче кабинетына чакыралар. Тулырак мәгълүматны 44-04-17, 44-04-18 номерлары белән телефоннан шалтыратып белешергә мөмкин.

«Кама таңнары» кичәгә чакыра

15 декабрьдә Красный Ключ поселогындагы «Мирас» район мәдәният йортында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгына багышланган «Ак каламның шигъри аһәңнәре» дигән юбилей кичәсе була.
Әлеге кичәгә республикабыз башкаласы Казаннан, Чаллы шәһәреннән күп кенә язучылар һәм мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Сәхнәдә шулай ук җирле иҗат коллективлары, җырчылар, биючеләр һәм нәфис сүз осталары чыгыш ясаячак. 
Каләм тибрәтүчеләр, шагыйрьләр, язучылар, гомумән, шигърияткә, әдәбиятка, туган телебезгә битараф булмаган түбәнкамалылар һәм райондашларыбыз, кичәгә рәхим итегез! Кичә 16.00 сәгатьтә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев