Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сорауларыгыз булса

2 октябрьдә халык сорауларына РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин җавап бирәчәк.   
Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. 10.00-17.00 сәгатьтә телефоннан 43-99-66 номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк. 

Билгеләнү

Түбән Кама яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы алмашынган.  
Моңа кадәр идарә җитәкчесе вазифаларын үтәгән Александр Данилов Казанга китә. Аның урынына 35 яшьлек Айгөл Аитова билгеләнгән. Ул 2008-2014 елларда идарәдә баш белгеч булып эшләгән. Соңгы өч елда эшчәнлеге «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге белән бәйле булган. 

Өйләр җылыначак

1 октябрьгә кадәр Түбән Каманың барлык 900 йортына җылылык биреләчәк, дип вәгъдә итә «Водоканал» белгечләре.  
Кайбер йортларда батареялар инде чәршәмбедә үк  җылы иде. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. социаль объектларга җылылык узган атнада ук бирелгән. Коммуналь аварияләр килеп чыккан очракта 072 номерына шалтыратырга кирәк.  

Үз эшеңне ачарга теләсәң

«Яшь эшмәкәр мәктәбе»н тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырдылар.  
Өч ай дәвамында егетләр һәм кызлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнү серләренә өйрәнгәннәр. «KоVёR» яшьләр үзәгендә укучылар проектларын да тәкъдим иткәннәр. Шулар арасында – пиротехника һәм ут тамашасы, шарлар белән бизәү студиясе, инглиз теле өйрәнү курслары, тегү эшләре, тавыш яздыру студиясе һ.б. Әлеге мәктәптә укырга теләүчеләр өчен куанычлы хәбәр – гаризалар кабул ителә башлады. Уку бушлай. Тулырак мәгълүматны телефоннан 8-987-184-54-83 номерына (проект кураторы Айгөл Сабитова).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев