Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Паспорт тапшырганнар

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре мәктәп укучыларына паспортлар тапшырганнар.
Тантана Түбән Кама ЗАГСында узган. Рәсми документны 10 үсмергә миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Галина Баһаветдинова тапшырган. Ул шулай ук аларга хокуклары һәм бурычлары турында сөйләгән.

Барыбер бозалар
Ел башыннан Түбән Камада 22.00 сәгатьтән соң хәмер сатуның 13 очрагы теркәлгән. Бу исә канун тарафыннан тыелган.
Сатучыларны 40 мең сумлык штрафлар да куркытмый. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре мәгълүматы буенча, канунны– йортлар янындагы кечкенә кибетләр боза. Сатучылары исә төрлечә аклана, берсе мисал өчен, «эчкечегә түгел, нормаль иргә сатам», дип уйладым, дигән.  
Дәүләт алкоголь инспекциясенең тикшерү-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова әйтүенчә, кичке сәгать 10 нан соң хәмерне сатуны тыючы канун күптән кабул ителгән, әмма аны бозучылар әле дә бар. Бу ел башыннан гына да тәртип бозучыларга карата 206 мең сумлык штраф салынган.

Агач утыртканнар
Түбән Камада «Яшел дулкын-2019» экология акциясе нәтиҗәләре билгеле булды.

Быел язын шәһәрдә 5400 агач үсентесе утыртылган, шуларның 2256 сы – районда һәм Кама Аланы бистәсендә. Акциянең икенче этабы көзен узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев