Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сорауларыгыз булса

Хәрби хезмәткә алынучыларның хокукларын яклау максатыннан, 29 апрельдә Татарстанда 9.00-17.00 сәгатьләрдә  «кайнар элемтә» телефоны эшләячәк.
8 (843) 236-00-71 номеры буенча сорауларга хәрби комиссариат вәкилләре, адвокатлар палатасы хезмәткәрләре җавап бирә, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. 

Елга трамвае йөри башлый
30 апрельдән Кама буйлап елга трамвае йөри башлый
. М-8 теплоходы маршрутлары һәм йөрү вакыты түбәндәгечә була:
6.25 – Яр Чаллы, 7.05 – Шлюз, 7.50  – Вишневка, 8.15 – Алабуга, 9.00 – Түбән Кама, 9.35 – Синтәк, 10.05 – Котловка, 10.35 – Свиногорье, 11.05 – Грахань, 11.20 – Соколки. Кире якка: 11.25  – Соколки, 11.50 –  Грахань, 12.10 – Свиногорье, 13.05 – Котловка, 13.40 – Синтәк, 14.20 – Түбән Кама, 15.20 – Алабуга, 15.40 – Вишневка, 18.00 – Шлюз, 18.25 –  Яр Чаллы. Билет бәясе: 60 – 167 сум. Пенсионерлар һәм балалар өчен: 30 –  84 сум.   

Ярдәм итәрләр 
Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитүчеләргә эшкә урнашу, эш урыннарында  таләпләр үтәлешен тикшерү һәм җитәкче белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда ярдәм итүче бердәм консультация хезмәте ачылган.   

Сорауларыгыз булса, эш белән тәэмин итү үзәгенә (Бызов ур., 20а йорты, 210 нчы, 302 нче, 303 нче, 306 нчы бүлмәләр) мөрәҗәгать итәргә була.    
«Кайнар элемтә»гә 42-40-59, 43-68-54 номерлары белән шалтыратырга мөмкин.

Тукайны искә алып 
«Түбәнкамалылар Тукай әсәрләрен укый» проекты быел да дәвам итә
. «Шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында үткәнлектән, быелгы чыгарылышларда бөек шагыйребезнең шигырьләрен шәһәрнең Тукай урамында яшәүчеләр, әлеге урамда урнашкан учреждение-оешма хезмәткәрләре укыячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев