Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Борчылмаска була

Кама елгасы боздан тулысынча арынган.
Балтыйк үлчәү системасы буенча, хәзерге вакытта су биеклеге 51 метр 23 сантиметр тәшкил итә. Узган ел бу вакытта күрсәткеч 1,5 метрга күбрәк булган. Биеклек 58 метрга якынлашса, чаралар күрергә кирәк. Коткаручылар хәлне тәүлек буе  тикшереп торалар. 

Сөйләшкән өчен – 1500 сум

Рульдә барганда телефоннан сөйләшүче машина йөртүчеләрне ачыклау максаты белән, ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар уздыра.
Телефоннан бары тик машинага урнаштырылган махсус җайланма ярдәмендә генә сөйләшергә ярый. Руль артында телефонны кулга тотып сөйләшү, SMS-хәбәр язу, төрле программа һәм уеннарга керү йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Тотылган очракта, тәртип бозучыга 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Рейдлар 30 апрельгә кадәр узачак.   

150 дән артык китәчәк

Түбән Камада хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Бу юлы Хәрби Көчләр сафларына 150 дән артык егет озатылыр дип планлаштырыла.  
Нигездә, Түбән Кама егетләре Үзәк хәрби округта – Идел буе, Урал, Себер федераль округларында хезмәт итәчәк. 60 лап егет Саратов өлкәсенең ракеталар дивизиясенә һәм Мәскәүдәге аерым 154 нче комендант Преображенский полкына озатылачак. Югары һәм урта һөнәри белемнәре булган егетләр контракт буенча хезмәт итә ала. Хезмәт урынын алар үзләре сайлый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев