Туган як

Яңалыклар

Халыкны кабул итәләр Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) халыкны төрле белгечләр һәм җитәкчеләр белән очраштыра. Биредә 10 ноябрьдә (15.00-17.00) адвокат, 11 ноябрьдә (15.00-17.00) - нотариус һәм прокуратура вәкиле, 13 ноябрьдә (10.00-12.00) - юрист, 13 ноябрьдә (15.00-17.00) салым инспекциясе...

Халыкны кабул итәләр

Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) халыкны төрле белгечләр һәм җитәкчеләр белән очраштыра.

Биредә 10 ноябрьдә (15.00-17.00) адвокат, 11 ноябрьдә (15.00-17.00) - нотариус һәм прокуратура вәкиле, 13 ноябрьдә (10.00-12.00) - юрист, 13 ноябрьдә (15.00-17.00) салым инспекциясе вәкилләре кабул итәчәк. Алар янына керү өчен, алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк.

Бюджетлар тикшереләчәк

18 ноябрьдә Советлар йортында (Төзүчеләр урамы, 12) муниципаль район һәм шәһәр бюджетлары проектларын җәмәгатьчелек катнашында тыңлап тикшерү уздырылачак.

2015 елга, шулай ук 2016 һәм 2017 елларга муниципаль район бюджеты проектын тикшерү - 15 сәгатьтә, ә шәһәрнекен 15 сәгать 30 минутта башланачак. Катнашып, фикерләрегезне әйтергә теләсәгез, 13 ноябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр Төзүчеләр урамындагы 12нче йортның 130нчы (муниципаль район) һәм 216нчы (шәһәр) кабинетларына барып, заявка бирә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: