Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сак булыгыз! Соңгы вакытта кешеләрнең кесәләренә керү очраклары теркәлә, дип хәбәр итә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Булат Нәбиуллин. Мәсәлән, 57нче маршрут автобусында бер хатын-кызның сумкасыннан 1500 сум акчасы булган кошелек, «права», ике данә «Сбербанк» карточкасы урлаганнар. Автобуста, трамвайда, базарда һәм кибетләрдә сак булыгыз! Уеннарның яңаруы 27 декабрьдә Халыклар...

Сак булыгыз!

Соңгы вакытта кешеләрнең кесәләренә керү очраклары теркәлә, дип хәбәр итә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Булат Нәбиуллин.

Мәсәлән, 57нче маршрут автобусында бер хатын-кызның сумкасыннан 1500 сум акчасы булган кошелек, «права», ике данә «Сбербанк» карточкасы урлаганнар. Автобуста, трамвайда, базарда һәм кибетләрдә сак булыгыз!

Уеннарның яңаруы

27 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74 б) татарча кичке уеннар була.

14 сәгатьтә башланачак Яңа ел алды бәйрәмендә Төркиядән килгән кунакларның да катнашуы көтелә. Кичке уеннарны, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге ярдәме белән, Халыклар дуслыгы йортының сәнгать җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева оештыра.

Подвалда ... тавыклар

Шәһәребезнең Тукай урамындагы 11нче йортта яшәүче пенсионер әби йорт подвалын тавык абзарына әйләндергән.

Җәен бакчасында тоткан әтәчен, ун тавыгын һәм өч мәчесен әби кышкы чорга шәһәргә алып кайтып, караңгы подвалга ябып куйган (анда электр юк). Беренче катта яшәүче күршеләре квартирларына тавык тизәге исе керүеннән һәм хәтта кортлар күренә башлавыннан зарлана. «Коммунальщик»лар бу хакта белә, әмма әби аларның таләбен үтәми икән. Подвалдагы тавыкларын декабрь ахырына хәтле алып китмәсә, мәсьәләне участковый ярдәмендә хәл итмәкчеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X