Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Тагын бер билгеләнү Гөлназ Арсланова Түбән Кама үзәкләште-релгән ки-тапханәләр системасы директоры итеп билгеләнде. Ул Казанда Татарстан милли китапханәсендә дүрт ел эшләгән, аннан соң, 2010 елдан бирле шәһәребездәге Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең баш китапханәчесе иде. Ә моңа кадәр Түбән Кама үзәкләш-терелгән китапханәләр системасына җитәкчелек иткән Рузалия Гыйльманованы лаеклы ялга озаттылар....

Тагын бер билгеләнү

Гөлназ Арсланова Түбән Кама үзәкләште-релгән ки-тапханәләр системасы директоры итеп билгеләнде.

Ул Казанда Татарстан милли китапханәсендә дүрт ел эшләгән, аннан соң, 2010 елдан бирле шәһәребездәге Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең баш китапханәчесе иде. Ә моңа кадәр Түбән Кама үзәкләш-терелгән китапханәләр системасына җитәкчелек иткән Рузалия Гыйльманованы лаеклы ялга озаттылар.

Ял көннәре күп була

Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре бу юлы 11 көнгә сузылачак. Ягъни, 31 декабрьдә эшләп, елны тәмамлап кайткач, 2015 елның 1 - 11 гыйнвар көннәрендә ял итәбез дә, 12 гыйнварда эшкә чыгабыз, дигән сүз.

Депутатлар игътибарына!

18 декабрьдә сәгать 10да Советлар йортында муниципаль район советының XXXVIII сессиясе була.

Көн тәртибендә: 1. Муниципаль районның 2015 елга бюджеты һәм 2016-2017 елларга планлаштырылганы турында. 2. Муниципаль район советының 2014 ел бюджетына һәм 2015-2016 елларга планлаштырыла торганына үзгәрешләр кертү турында. 3. Муниципаль районда азык куркынычсызлыгы турында. 4. Шәһәр, Кама Аланы һәм авыл җирлекләренең кайбер вәкаләтләрен муниципаль район башкарма комитетына тапшыру турында. 5. Җир участокларын сатуга бәйле мәсьәләләр турында. 6. Муниципаль район милкен хосусыйлаштыру буенча фаразлана торган программага үзгәрешләр кертү турында. 7. Төрле мәсьәләләр.

* * *

18 декабрьдә сәгать 10да Советлар йортының кече залында шәһәр советының XXXVII сессиясе була.

Көн тәртибендә: 1.Шәһәрнең 2015 елга бюджеты һәм 2016-2017 елларга планлаштырылганы турында. 2. Муниципаль районда һәм шәһәрдә азык куркынычсызлыгы турында. 3. Шәһәрнең 2014 елгы бюджетына һәм 2015-2016 елларга планлаштырыла торганына үзгәрешләр кертү турында. 4. Муниципаль район башкарма комитетының кайбер җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрен шәһәр башкарма комитетына тапшыру турында. 5. Шәһәр башкарма комитетының кайбер җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрен муниципаль район башкарма комитетына тапшыру турында. 6. Шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү турында. 7. Төрле мәсьәләләр.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев