Туган як

Яңалыклар

Тагын ике йорт төзелә Бу елда Түбән Уратма һәм Шәңгәлче авылларында участок полицейскийлары өчен йортлар төзелергә тиеш. Участковыйлар яши дә, эшли дә торган андый офис-йортлар соңгы ике елда районыбызның дүрт авылында төзелде инде. Мондый чара Түбән Кама эчке эшләр идарәсен кадрлар белән тәэмин итү өчен күрелә (участковый булып эшләргә теләүчеләр...

Тагын ике йорт төзелә

Бу елда Түбән Уратма һәм Шәңгәлче авылларында участок полицейскийлары өчен йортлар төзелергә тиеш.

Участковыйлар яши дә, эшли дә торган андый офис-йортлар соңгы ике елда районыбызның дүрт авылында төзелде инде. Мондый чара Түбән Кама эчке эшләр идарәсен кадрлар белән тәэмин итү өчен күрелә (участковый булып эшләргә теләүчеләр - хәзерге вакытта аеруча «дефицит»).

Сорарга теләсәгез...

Салымнар түләүгә бәй-ле сорауларыгыз булса, сезгә Татарстан Респуб-ликасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе ярдәм итә ала.

Биредә 29 гыйнварда (15.00 - 17.00) Түбән Кама салым инспекциясе вәкилләре гражданнарны кабул итәчәк. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк, дип хәбәр итә җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Т.Трошина.

Депутатлар игътибарына

29 гыйнварда 16 сәгатьтә Советлар йортының кече залында шәһәр советының XXXVIII сессиясе була.

Көн тәртибендә: 1. Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 2. Төрле мәсьәләләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: