Туган як

Яңалыклар

Вакансияләр ярминкәсе 25 мартта иртәнге 10нан көндезге сәгать 12гә кадәр халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә (Бызов урамы, 20а йорт, 2нче кат, 222нче кабинет), хәрби комиссариат һ.б. катнашында, вакансияләр ярминкәсе уздырыла. 25-60 мең сумлык айлык хезмәт хакы белән, контракт буенча хәрби хезмәткә - механик, взвод командиры, автомобиль шоферы, телефонист, инструктор укчы, эретеп...

Вакансияләр ярминкәсе
25 мартта иртәнге 10нан көндезге сәгать 12гә кадәр халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә (Бызов урамы, 20а йорт, 2нче кат, 222нче кабинет), хәрби комиссариат һ.б. катнашында, вакансияләр ярминкәсе уздырыла.
25-60 мең сумлык айлык хезмәт хакы белән, контракт буенча хәрби хезмәткә - механик, взвод командиры, автомобиль шоферы, телефонист, инструктор укчы, эретеп ябыштыручы, токарь һ.б. кирәк. Ярминкәдә, шулай ук, балта осталары, бетончылар, кондитерлар, директор урынбасары, call-үзәк операторы һ.б. вакансияләре дә булачак. Белешү өчен тел.: 42-68-00.
Сорауларыгыз булса...
26 мартта көндезге сәгать 3тән кичке 5кә кадәр (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) халыкны, шәхси сораулары буенча, наркотикларга күзәтчелек хезмәтенең районара бүлек җитәкчесе Евгений Ситников кабул итә.
Наркотикларга каршы торуга кагылышлы тәкъдимнәрегез, проектларыгыз булса да, сезне бик теләп тыңлаячаклар. Язылу өчен тел.: 36-05-62, 39-18-90.
Кәләшләрне көтәләр
28 мартта көндезге сәгать 11дә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) «Никах, кәләш» дип аталган чара уздырыла.
Анда булачак кәләшләргә, никах өчен, кием-салым үрнәкләре күрсәтеләчәк. Кәләш булырга хыялланучы кызлар һ.б. биредәге мастер-класста башка яулык ябу, бит-күзне буяу һ.б. серләренә төшенә алалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: