Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Яшьләр дә, картлар да... Түбән Кама ЗАГС ида-рәсе мәгълүматыннан кү-ренгәнчә, 2014 елда шә-һәрдә - 2026, авылларда 138 пар язылышкан. Узган елда өйләнешүчеләр арасында иң өлкән кияү һәм кәләшкә 76шар яшь булган. Ә никахларын рәсмиләштергән 6 кыз һәм 5 егет балигълык яшенә җитмәгән. Иң яшь кәләшкә - 15, иң яшь кияү...

Яшьләр дә, картлар да...
Түбән Кама ЗАГС ида-рәсе мәгълүматыннан кү-ренгәнчә, 2014 елда шә-һәрдә - 2026, авылларда 138 пар язылышкан.
Узган елда өйләнешүчеләр арасында иң өлкән кияү һәм кәләшкә 76шар яшь булган. Ә никахларын рәсмиләштергән 6 кыз һәм 5 егет балигълык яшенә җитмәгән. Иң яшь кәләшкә - 15, иң яшь кияү егетенә - 16. Үзләре дә балалыктан чыгып бетмәгән бу яшүсмерләр нинди гаилә корырлар, билгесез. Соңгы елларда чит ил гражданнары белән никахлашу да популярлаша бара. Түбән Кама ЗАГСында 2014 елда Үзбәкстаннан килгәннәр белән гаилә коручылар - 11, шулай ук, Таҗикстаннан (6 кеше), Әзербайҗаннан (5) һәм Әрмәнстаннан (4) килеп тә, биредә гаилә корганнар. Израиль, Төркия, Египет, Бөек Британиядән дә берәр кеше безнең ЗАГСта никахлашкан.
Халыкны кабул итәләр
Республика тикшерү комитетының җирле бүлеге гражданнарны, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен кабул итә.
Җирле тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Кашафетдинович Билалов (507нче кабинет) - дүшәмбе (көндезге 2дән кичке сәгать 6га кадәр), чәршәмбе һәм җомга (8дән 12гә кадәр); аның беренче урынбасары Денис Васильевич Евдокимов (407нче кабинет) - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә (8дән 12гә кадәр), сишәмбе һәм җомгада (2дән 6га кадәр); җитәкче урынбасары Салават Нургаязович Мифтахетдинов (409нчы кабинет) - сишәмбе (8дән 12гә кадәр), чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә (2дән 6га кадәр) халыкны кабул итәләр. Адресы: Студентлар урамы, 7нче йорт. Белешү өчен канцелярия тел.: 39-21-82. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.
«Язгы моңнар» көтә
3 апрельдә кичке сәгать 6да Боз сараенда татар җырчылары концерты була. Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Ясмин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова һәм «Казан егетләре» катнашачак ул концертны Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы Рәшит Сабиров алып бара. Билет бәясе: 200-400 сум. Белешү өчен тел.: 36-84-01.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев