Туган як

Яңалыклар

Тагын бер бакча 31нче микрорайонда тиздән яңа балалар бакчасы сафка басачак. Ул 260 сабыйга исәпләнелгән. Балалар бакчасы узган елның декабрь аенда төзелә башлады. Бүгенге көндә төзүчеләр фундамент салып бетереп, беренче кат стенасын күтәрә башладылар. Төзелеш мондый тизлектә барса, тиздән бу микрорайонда яшәүче яшь балалы гаиләләр балаларын үз микрорайонындагы бакчага гына...

Тагын бер бакча
31нче микрорайонда тиздән яңа балалар бакчасы сафка басачак. Ул 260 сабыйга исәпләнелгән.
Балалар бакчасы узган елның декабрь аенда төзелә башлады. Бүгенге көндә төзүчеләр фундамент салып бетереп, беренче кат стенасын күтәрә башладылар. Төзелеш мондый тизлектә барса, тиздән бу микрорайонда яшәүче яшь балалы гаиләләр балаларын үз микрорайонындагы бакчага гына бирерләр.
Йортларда ремонт бара
Түбән Камада 62 йортта капиталь ремонт бара. Күпкатлы йортларда урнаштыру өчен 74 яңа лифт кайтартылган. Аларны кую 30 июньгә төгәлләнәчәк.
2015 елда 97 күпкатлы йортка ремонт ясалыр дип көтелә. Бу эшләр өчен барлыгы 464 миллион сум акча каралган. Түбән Кама 2008 елдан бирле «Ликвидация недоремонта жилого фонда» федераль программасында актив катнаша. Шул вакыт эчендә 638 йортка (шәһәрдә алар барлыгы 898) ремонт ясалган инде. Аларны ремонтлауга 3,5 миллиард сум акча тотылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: