Туган як

Яңалыклар

Май аенда - озын яллар Быел да май аенда илебез халкын өстәмә ял көннәре көтә. Совет чорында Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне булган, ә хәзер «Яз һәм хезмәт бәйрәме»нә әверелгән 1 май хөрмәтенә, рәттән дүрт көн (1, 2, 3, 4 май) ял итәчәкбез. Аннары дүрт көн генә эшләп алабыз да,...

Май аенда - озын яллар
Быел да май аенда илебез халкын өстәмә ял көннәре көтә.
Совет чорында Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне булган, ә хәзер «Яз һәм хезмәт бәйрәме»нә әверелгән 1 май хөрмәтенә, рәттән дүрт көн (1, 2, 3, 4 май) ял итәчәкбез. Аннары дүрт көн генә эшләп алабыз да, Җиңү бәйрәме уңаеннан тагын рәттән өч көн (9, 10, 11 май) ял итәсе була. 4 майда ял көне каян килде, дип кызыксынучылар булса, исегезгә төшерәбез: 4 гыйнвардагы ял көнен 4 майга күчергәннәр иде.
 
Янгын сагы чакыра
Түбән Каманың 1нче янгын сагы отряды шәһәребез халкын - зурларны һәм мәктәп укучыларын - 25 апрельдә Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда уздырылачак бәйрәмгә чакыра.
Янгын сагы көненә багышланган бу бәйрәм иртәнге сәгать 9да төрледән-төрле янгын сүндерү техникасын эшләтеп күрсәтү белән башлана. Аннан соң, сәгать 10да 1нче янгын сагы отрядының үзешчән сәнгать осталары Халык иҗаты йортында бәйрәм концерты куячак.
 
Бушлай тикшерәләр
Түбән Кама сәламәтлек үзәге (Менделеев урамы, 46) шәһәр халкын түләүсез медицина тикшерүе узарга чакыра.
Моңа кан тамырларын, сулыш алу органнарын, канны холестеринга һәм глюкозага анализлау, күзләрегезне һәм тешләрегезне тикшерү, электрокардиограмма һ.б. керә. Алдан телефоннан шалтыратып (47-58-26), язылып куя аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: