Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Хәрәкәт чикләнә 9 май көнне шәһәребез урамнарында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр һәм үзгәрешләр кертелә. Иртәнге 7дән 13 сәгатькә кадәр 5нче һәм 55нче маршрут автобуслары - Төзүчеләр, Химиклар, Вахитов, Гагарин урамнары аша; 5а автобусы - Гагарин, Вахитов, Химиклар, Төзүчеләр урамнары аша; 10нчы автобус Химиклар, Вахитов, Гагарин, Кайманов урамнары аша узып йөриячәкләр....

Хәрәкәт чикләнә
9 май көнне шәһәребез урамнарында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр һәм үзгәрешләр кертелә.
Иртәнге 7дән 13 сәгатькә кадәр 5нче һәм 55нче маршрут автобуслары - Төзүчеләр, Химиклар, Вахитов, Гагарин урамнары аша; 5а автобусы - Гагарин, Вахитов, Химиклар, Төзүчеләр урамнары аша; 10нчы автобус Химиклар, Вахитов, Гагарин, Кайманов урамнары аша узып йөриячәкләр.
13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Тынычлык урамы буйлап (Тынычлык һәм Вахитов урамнары кисешкән урыннан, Чулман урамына таба) барлык транспорт хәрәкәте чикләнә. Ә 20 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр Тынычлык һәм Чулман урамнары кисешкән урыннан Вахитов урамына таба, Мурадьян һәм Менделеев урамнары кисешкән урыннан Тынычлык урамына таба, Вахитов һәм Шинчылар урамнары кисешкән урыннан Тынычлык урамына таба хәрәкәт ябыла.
Нефтехимиклар паркына үз машиналары белән баручылар өчен Тынычлык урамындагы 43нче һәм 5нче йортлар арасында, Сөембикә урамындагы «Челны-Хлеб» кибете каршында, Менделеев урамындагы чиркәү каршында һәм Мурадьян урамындагы 2нче йорт янында машина кую урыннары оештырыла. Аларга 20 сәгатькә кадәр кереп булачак.
Бакчага барып була
9, 10 һәм 11 май көннәрендә бакчагызга автобус белән бара аласыз. Бу көннәрдә автобуслар бакчачыларны барлык маршрутлар буенча йөртәчәк, дип хәбәр итә НПАТП администрациясе
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев