Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Язгы чәчү ничек бара? Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре тәмамлану алдында. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, башкарылган эшләр инде шактый. Уҗым культураларын, күпьеллык үләнне тукландыру, дым саклау, тырмалау эшләре тулаем тәмамланды.12 майга язгы чәчү планы 70 процентка (23793 гектар) үтәлгән. Аның 17331 гектары - бөртекле культуралар...

Язгы чәчү ничек бара?
Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре тәмамлану алдында. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, башкарылган эшләр инде шактый.
Уҗым культураларын, күпьеллык үләнне тукландыру, дым саклау, тырмалау эшләре тулаем тәмамланды.12 майга язгы чәчү планы 70 процентка (23793 гектар) үтәлгән. Аның 17331 гектары - бөртекле культуралар (81 процент), 2910 гектары азык культуралары, 3337 гектарда шикәр чөгендере утыртылган. Басуларга бары тик югары сортлы орлыклар гына чәчелгән.Бүгенге көндә фермерлар бәрәңге һәм яшелчә утыртуга керештеләр.
 
Сабантуйга әзерләнеп
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе бу көннәрдә Красноярск шәһәрендә командировкада.
«Туган як»та инде хәбәр иткәнебезчә, быел федераль Сабантуй 18-19 июль көннәрендә Красноярск шәһәрендә узачак. Ә ил күләмендәге милли бәйрәмебезне оештыру эшен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, инде гадәткә кергәнчә, бу юлы да Түбән Камага ышанып тапшырган иде. Шуңа күрә, безнекеләр федераль Сабантуйны оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә керештеләр.
 
Халыкны кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе гражданнарны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
14 майда иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр - юрист, шул ук көнне 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр пенсия фонды идарәсе начальнигы кабул итәчәк. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет.Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк, дип хәбәр итә җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Т. Трошина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев