Туган як

Яңалыклар

Иң оста механизатор Түбән Кама агропромышленность колледжын быел тәмамлаячак Алексей Никишин республиканың иң оста яшь механизаторы булып танылды. «Авыл хуҗалыгының тракторчы-машинисты» һөнәре алган яшьләрнең республика конкурсы Сарманда үткәрелде. Түбән Кама егетенең анда барлык сынауларны да бик яхшы үтүендә, әлбәттә, аның колледждагы мастеры Илнар Яруллинның да хезмәте зур. Алексейга Казан авыл...

Иң оста механизатор
Түбән Кама агропромышленность колледжын быел тәмамлаячак Алексей Никишин республиканың иң оста яшь механизаторы булып танылды.
«Авыл хуҗалыгының тракторчы-машинисты» һөнәре алган яшьләрнең республика конкурсы Сарманда үткәрелде. Түбән Кама егетенең анда барлык сынауларны да бик яхшы үтүендә, әлбәттә, аның колледждагы мастеры Илнар Яруллинның да хезмәте зур. Алексейга Казан авыл хуҗалыгы институтына «Агроинженерия» белгечлеге буенча укырга керү өчен юллама-сертификат бирделәр.
Понтон аша барсагыз...
Кичәге көннән, ягъни 18 майдан, Красный Ключ белән понтон күпере арасында 109а маршрут автобусы йөри башлады.
109а автобусы бакчаларына йөрүче кешеләрне атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, иртәнге 7дән кичке сәгать 5кә кадәр ташыячак. Иртәнге 10 сәгать 20 минуттан көндезге бер сәгать биш минутка кадәр автобус тәнәфескә туктап торачак. Бер генә якка бару өчен билет бәясе - 20 сум.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: