Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Вакытлыча - кайнар сусыз Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, 30 майдан (20.00) 10 июньгә (24.00) кадәр шәhәрнең бер өлешендә кайнар су бирүне туктатып торачаклар. Вокзальная, Корабельная, Яшьлек, Тукай, Менделеев, Гагарин, Спортивная, Кайманов, Бызов, Мурадьян, Төзүчеләр, Химиклар, Шинчылар урамнарындагы йортларда, Красный Ключта, 35нче hәм 35А микрорайоннарында яшәүчеләргә ул көннәрдә...

Вакытлыча - кайнар сусыз
Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, 30 майдан (20.00) 10 июньгә (24.00) кадәр шәhәрнең бер өлешендә кайнар су бирүне туктатып торачаклар.
Вокзальная, Корабельная, Яшьлек, Тукай, Менделеев, Гагарин, Спортивная, Кайманов, Бызов, Мурадьян, Төзүчеләр, Химиклар, Шинчылар урамнарындагы йортларда, Красный Ключта, 35нче hәм 35А микрорайоннарында яшәүчеләргә ул көннәрдә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк.
Чапчакта - 12 июньдә
Кызыл Чапчак авылында Сабантуйны, алдан билгеләнгәнчә, 7 июньдә түгел, ә 12 июньдә үткәрергә булганнар.
Бу хакта безгә шул авыл Сабантуен оештыру комиссиясеннән Дамир Борhанов хәбәр итте, «сәгать 11дә башлыйбыз», диде. Чөнки 12 июнь, җомга булса да, ял итә торган бәйрәм («Россия көне»). Ул көнне башка бер авылда да Сабантуй юк, шулай булгач, Кызыл Чапчакка бик күп кеше җыелыр.
Хәбәр итә аласыз
Бу атнада республикада «Наркотиксыз тормыш» дигән акция башланды, аңа Түбән Кама эчке эшләр идарәсе дә кушылды.
Полиция халыкны наркомания афәтенә каршы бергәләп көрәшергә чакыра. Әгәр кемнең дә булса наркотик таратуын яки куллануын белсәгез, телефоннан хәбәр итүегез сорала: 02, 49-25-02 яки 49-25-03. Кесә телефоныннан: МТС - 8(8555)400-200 яки 102, Мегафон - 02 яки 020, Билайн - 002, НСС - 020. Анонимлык, яки кемнең шалтыратуы сер итеп саклана.
Троица уңаеннан
Троица бәйрәме уңаеннан, 30 hәм 31 майда 101 нче
маршрут автобусы иртәнге сәгать 7дән башлап «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан китәчәк. Шәhәр зиратыннан соңгы рейс 13 сәгатьтә кузгалачак. Бер якка бару өчен билет бәясе - 20 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев