Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Шигырь бәйрәменә! Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көндә - 26 апрельдә аның шәһәребездәге һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак. Сәгать 11дә башланачак бәйрәмдә котлаулар, «Илһам» эстрада ансамбле артистлары һәм үзешчән сәнгать осталары башкаруында җыр-биюләр була, шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясый алачак....

Шигырь бәйрәменә!
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көндә - 26 апрельдә аның шәһәребездәге һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак.
Сәгать 11дә башланачак бәйрәмдә котлаулар, «Илһам» эстрада ансамбле артистлары һәм үзешчән сәнгать осталары башкаруында җыр-биюләр була, шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясый алачак.
Халыкны кабул итәләр
Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 23 апрельдә (15.00-17.00) биредә «Роспотребнадзор» бүлеге һәм миграция хезмәте вәкилләре белән очрашып, сорауларыгызны бирә аласыз. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Белешү өчен телефон: 36-05-62.
Зиратка барсагыз...
18 апрельдән башлап, шәһәр зиратына һәр шимбәдә автовокзалдан 101нче маршрут автобуслары йөриячәк.
Автобуслар Актүбә мәйданчыгыннан иртәнге сәгать 8дә, 10да һәм көндезге 12дә китәчәк. Билет бәясе - бер якка бару өчен 20 сум. Льготага ия булган пассажирлар апрель өчен тулыландырылган электрон транспорт картасы белән йөри ала.
Мин татарча сөйләшәм!
Бу атнаның җомгасында, ягъни 24 апрельдә, шәһәребездәге Габдулла Тукай һәйкәле янында республика күләмендәге «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак.
15 сәгатьтә башланачак бу акция барышында татарча зур концерт карый аласыз, анда күп кенә ансамбльләр һәм аерым башкаручылар катнашырга әзерләнә. Акциянең максаты - яшьләр арасында туган телләрен пропагандалау.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев