Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Мәйданга - автобуста Түбән Кама Сабантуе 13 июньдә була, иртәнге сәгать 9да башлана. Шәhәр халкын «Ильинка»га автобуслар, сәгать 7дән башлап, алты урыннан алып китәчәк. Бару hәм кайту өчен, ике якка бергә, 50 сум акчагызны түләп, түбәндәге урыннарда автобуска утырып, Сабантуйга бара аласыз: Халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыктан, Яшьлек урамындагы аттракционнар...

Мәйданга - автобуста
Түбән Кама Сабантуе 13 июньдә була, иртәнге сәгать 9да башлана. Шәhәр халкын «Ильинка»га автобуслар, сәгать 7дән башлап, алты урыннан алып китәчәк.
Бару hәм кайту өчен, ике якка бергә, 50 сум акчагызны түләп, түбәндәге урыннарда автобуска утырып, Сабантуйга бара аласыз: Халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыктан, Яшьлек урамындагы аттракционнар паркы яныннан, Тынычлык hәм Чулман урамнары кисешкән урыннан, Бызов базары тирәсеннән, Корабельная урамындагы «Сити-Центр» сәүдә үзәге турысыннан hәм «Шинник» спорт комплексы каршысыннан (Гагарин hәм Менделеев урамнары чаты).
Президент Рәхмәте
Түбән Кама шәhәренең Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиясе технология укытучысы Ләйлә Торговкинага Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.
Мондый хөрмәткә Ләйлә Илгиз кызы Бөтенроссия мәктәп укучылары фән олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды.
 
Күршеләр бәйрәме
Шәhәребезнең Химиклар урамындагы 86нчы йортта яшәүчеләр «Күршеләр көне» дигән бәйрәмдә күңел ачты.
Йорт буенча «старший»лар Илсөяр Капаева hәм Эльмира Викторова алып барган бу бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелды. Ишегалдында балалар hәм зурлар өчен концерт, төрле күргәзмәләр, конкурслар h.б. күңел ачу чаралары оештырылган иде. Йортта яшәүчеләр бик канәгать булып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев