Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Печән өсте җитте Районыбызда терлек азыгы хәзерләү тулы көченә бара. Кичәге көнгә 7450 тонна печән, 9000 тонна сенаж хәзерләнгән. Чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. 7 мең гектарда - корткычларга, 2,5 мең гектарда - төрле авыруларга, 26 мең гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелгән. Үсемлекләрне тукландыру да алып барыла. Көннәр...

Печән өсте җитте
Районыбызда терлек азыгы хәзерләү тулы көченә бара. Кичәге көнгә 7450 тонна печән, 9000 тонна сенаж хәзерләнгән. Чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. 7 мең гектарда - корткычларга, 2,5 мең гектарда - төрле авыруларга, 26 мең гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелгән. Үсемлекләрне тукландыру да алып барыла. Көннәр кызу торганлыктан, фермерлар Таипов һәм Аппаков басуларында яшелчәләрне ясалма сугару да яхшы оештырылган.
Россиядә беренче!
Түбән Кама электр транспорты предприятиесе эшчесе Альбина Хәкимова «Россиянең иң оста трамвай йөртүче» дигән исемгә лаек булды.
Самарада уздырылган һөнәри осталык конкурсында 38 шәhәрдән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Пермь, Магнитогорск, Чиләбе, Хабаровск, Владимир, Ижевск, Кемерово h.б) иң оста 40 трамвай йөртүчесе ярышкан. Жюри бердәм фикергә килгән: җиңүче - Түбән Кама шәhәреннән Альбина Хәкимова! (икенче hәм өченче призлы урыннарда - Салават hәм Самара шәhәрләре вәкилләре).
Халыкны кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны җитәкчеләр, белгечләр белән очраштыра.
24 июньдә (13.00-15.00) - мәгариф идарәсе вәкилләре, 24 июньдә (16.00-17.00) - нотариус, 25 июньдә (10.00-12.00) - юрист, 25 июньдә (15.00-17.00) - пенсия фонды идарәсе начальнигы белән очраша аласыз. Алар Актүбә урамындагы 6нчы йортның 111нче кабинетында кабул итә. Телефон: 36-05-62.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев