Туган як

Яңалыклар

Контрактчы булам, дисәң... Сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән, 40 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала. Айлык хезмәт хакы - 25 меңнән 50 мең сумга кадәр. Күптөрле социаль гарантияләр каралган, 3-4 ел хезмәт иткәннән соң квартирлы булу мөмкинлеге дә бар. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының...

Контрактчы булам, дисәң...
Сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән, 40 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала.
Айлык хезмәт хакы - 25 меңнән 50 мең сумга кадәр. Күптөрле социаль гарантияләр каралган, 3-4 ел хезмәт иткәннән соң квартирлы булу мөмкинлеге дә бар. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының (Төзүчеләр поселогы, Центральная урамы, 86нчы йорт) 201нче кабинетына мөрәҗәгать итегез. Белешү өчен телефоннар: 8-917-931-60-94, 44-04-17, 44-01-99.
 
Рәттән 3 көн ял көтә
Июнь аенда илебез халкын рәттән өч көн ял көтә.
Чөнки 12 июнь - «Россия көне» (бу ясалма «бәйрәм»нең мәгънәсен шайтан белсен, әмма җәйге чорда, бигрәк тә Сабантуйлар вакытында өстәмә ял көне бер дә начар түгел инде анысы). Быел ул җомга көнгә туры килә. Шулай итеп, 12,13 hәм 14 июнь көннәрендә ял итәчәкбез.
 
Студентлар эшләячәк
Быел, җәйге ял вакытында, Түбән Камада 3,5 мең студентны вакытлыча эшле итәргә ниятлиләр (узган елны - 3496 студент эшләгән).
Кичә җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы Айрат Абдрахманов шул хакта әйтте. Җәй айларында эшләргә теләүчеләрне студентларның хезмәт отрядлары аша эшкә урнаштырачаклар, шул максаттан, шәһәрдәге предприятиеләрдә һәм оешмаларда вакансияле эш урыннары эзләү дәвам итә.
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: