Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Солдатка киттеләр Түбән Кама хәрби комиссариаты Россия Кораллы көчләренә язгы чакыруны тәмамлады. Узган якшәмбедә шәhәребездән Казанның җыю пунктына автобус белән соңгы 24 призывникны алып киттеләр, аннан аларны Россиядәге төрле хәрби частьларга җибәрәчәкләр. Язгы чакыру барышында Түбән Камадан барлыгы 260 егет хәрби хезмәткә озатылды. Яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Хокукларың...

Солдатка киттеләр
Түбән Кама хәрби комиссариаты Россия Кораллы көчләренә язгы чакыруны тәмамлады.
Узган якшәмбедә шәhәребездән Казанның җыю пунктына автобус белән соңгы 24 призывникны алып киттеләр, аннан аларны Россиядәге төрле хәрби частьларга җибәрәчәкләр. Язгы чакыру барышында Түбән Камадан барлыгы 260 егет хәрби хезмәткә озатылды. Яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Хокукларың бозылса...
Эш урыныгызда сезнең хезмәт хокукларыгызны бозсалар, бу хакта «кайнар телефон»га (42-68-00) шалтырата аласыз.
Эшкә кергәндә, хезмәт кенәгәсенә язмасалар, акчаны «конверт белән» бирсәләр яки ул түләүнең минималь күләменнән аз булса, шалтыратыгыз. Хәбәрләр, шимбәдән hәм якшәмбедән кала, hәркөнне иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Полициягә барасызмы?
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе 35 яшькә кадәрге ир-егетләрне эшкә чакыра.
Юридик белемегез булса (югары яки махсус урта), җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә оперуполномоченный яки полициянең участок уполномоченные булып урнаша аласыз. Ә патруль-пост хезмәте полицейские булып эшләү өчен, урта белем дә җитә. Хезмәт хакы 35-40 мең сум, социаль гарантияләр каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X