Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Юлларда ремонт бара Беренчеләр урамында юлларны төзекләндерү узган ел башланган иде, ремонт эшләрен бу җәйдә тәмамлау күздә тотыла. Быел, шулай ук, урамның Чистай трассасына чыгучы өлешен дә ремонтлый башлаячаклар. Бу да мөһим эшләрнең берсе. Ник дигәндә, Беренчеләр урамы - шәһәргә керү юлларының берсе. Юлның бу өлешен ремонтлау Афанас аша агыла...

Юлларда ремонт бара
Беренчеләр урамында юлларны төзекләндерү узган ел башланган иде, ремонт эшләрен бу җәйдә тәмамлау күздә тотыла.
Быел, шулай ук, урамның Чистай трассасына чыгучы өлешен дә ремонтлый башлаячаклар. Бу да мөһим эшләрнең берсе. Ник дигәндә, Беренчеләр урамы - шәһәргә керү юлларының берсе. Юлның бу өлешен ремонтлау Афанас аша агыла торган машиналар төркемен киметәчәк. Беренчеләр урамындагы предприятиеләрнең фасадларын яшелләндерүгә, чәчәк клумбаларына да зур игътибар биреләчәк. Тротуарлар һәм машина кую урыннары да норматив таләпләргә туры килергә тиеш. Быел төп эшләрне башкарып, киләсе 2016 елда төгәлләү күздә тотыла. Максат - киләсе ел Сабантуена бар эшләрне тәмамлау. Әгәр шулай була калса, Беренчеләр урамы да Тынычлык урамы кебек матур булачак.
Авылларга су кертелә
Зур Афанас авылының Юбилейная һәм Нижнекамская урамнарында 2,2 километр озынлыкта су торбалары сузылды.
Киләсе елда, «Авылларны су белән тәэмин итү» программасы дәвам иткән очракта, тагын 3 километр озынлыкта су торбаларын үткәрү һәм монтажлау планлаштырыла. Бу программага, Афанастан тыш, Түбән Уратма һәм Олы Аты авыллары да кертелгән. Хәзер ОлыАтыда проект-тикшерү эшләре алып барыла.
Ә авылларны яктырту проблемаларына кагылган башка программа буенча, Түбән Кама районында 285 светодиод яктырткычлар куелган, шуларның 35е - Зур Афанас авылында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X