Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Десантчылар бәйрәме була Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан, елдагыча, 2 августта шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг була, ул иртәнге сәгать 10да башлана. Ә менә КАИ филиалының армия генералы Василий Маргелов исемендәге «Взлетная полоса» хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә шөгыльләнүче курсантлар взводы Мәскәүнең Кызыл майданында, Һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгына багышланган парадта катнашачак. Татарстаннан...

Десантчылар бәйрәме була
Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан, елдагыча, 2 августта шәһәребездәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг була, ул иртәнге сәгать 10да башлана.
Ә менә КАИ филиалының армия генералы Василий Маргелов исемендәге «Взлетная полоса» хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә шөгыльләнүче курсантлар взводы Мәскәүнең Кызыл майданында, Һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгына багышланган парадта катнашачак. Татарстаннан анда бары тик түбәнкамалылар гына бара. Мондый дәрәҗәгә ирешүләре очраклы түгел: «Взлетная полоса» үзәгендә башлангыч әзерлек узган студентларны хәрби комиссариат, кагыйдә буларак, һава-десант гаскәрләренә җибәрә һәм алар анда яхшы хезмәт итеп кайталар. Башкаладагы парад сафында студентлар Мәскәүдән алынган яңа хәрби форма киеп узачаклар.
 
Диңгезчеләр җыелды
Узган якшәмбедә шәhәребездәге Җиңү монументы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг булды.
Төрле елларда СССР hәм Россия Кораллы көчләренең бу төрендә хезмәт иткән ир-егетләрне, Түбән Кама җитәкчелеге исеменнән, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов котлады. Элекке хәрби диңгезчеләр монумент каршыннан парад сафында уздылар, парад белән отставкадагы икенче ранг капитаны Габдулла Әhлиуллин командалык итте. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булган диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут янына гирлянда һәм чәчәкләр куелды.
 
Компьютерны өйрәнәсезме?
Түбән Кама пенсионерлары компьютер белән эш итәргә бушлай өйрәнә ала.
Мондый курсларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Бызов урамы, 20а йорты) оештыра. Укырга теләге булган пенсионерлар, паспортын һәм пенсия таныклыгын алып, шул үзәкнең 301нче яки 302нче кабинетларына мөрәҗәгать итә ала. Белешү өчен телефон: 42-43-47.
 
Әйдәгез, кичке уенга!
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 2 августта, Халыклар дуслыгы йортында «Кичке уеннар» була.
16 сәгатьтә башланачак кичәнең программасында: татар халкының милли уеннары, конкурслар, җырлар һәм биюләр. Халыклар дуслыгы йортының адресы: Химиклар урамы, 74 «б». Керү ирекле. Рәхим итегез!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев