Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Уку елына әзерләнеп Түбән Кама муниципаль районының берьюлы биш мәктәбендә быел капиталь ремонт үткәрелә, моның өчен республика бюджетыннан 153 миллион сум бирелгән. Мәсәлән, 24нче лицей-интернат урнашкан бинада капиталь ремонт 40 ел буена бер мәртәбә дә үткәрелмәгән. 1нче гимназия бинасында да башкарыласы эшләр күп. Капиталь ремонт бара торган мәктәпләрнең калган өчесе...

Уку елына әзерләнеп
Түбән Кама муниципаль районының берьюлы биш мәктәбендә быел капиталь ремонт үткәрелә, моның өчен республика бюджетыннан 153 миллион сум бирелгән.
Мәсәлән, 24нче лицей-интернат урнашкан бинада капиталь ремонт 40 ел буена бер мәртәбә дә үткәрелмәгән. 1нче гимназия бинасында да башкарыласы эшләр күп. Капиталь ремонт бара торган мәктәпләрнең калган өчесе - Кама Аланы поселогында, Сухрау һәм Югары Уратма авылларында.
Вакытлыча - кайнар сусыз
Җылылык торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, 10 август иртәсеннән (8.00) 14 август киченә (17.00) кадәр түбәндәге йортларда кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торачаклар:
Яшьлек ур., 6, 8, 9, 9а, 9б, 9в, 10, 19, 21, 21а, 21б, 21в, 20а, 24, 26/18, 16, 12, 14, 14а, 18; Тукай ур., 17, 19, 20, 22, 24, 26, 30, 32, 34, 36, 38, 39, 40, 31, 35; Химиклар ур., 44, 46, 46а, 46б, 48, 30, 30а, 36а, 30б,36, 32, 38, 36б, 36в, 36г; Корабельная ур., 12, 14, 14а, 14б, 20, 20а, 26, 28, 24, 38, 40, 36, 30; Студентлар ур., 15, 17, 11а, 5а, 13, 31, 25а, 35, 27а, 29а, 29, 25, 27; Җиңүнең 30 еллыгы ур., 12/19, 3, 4, 2/39, 11, 6, 9, 7, 10.
Музейда - күбәләкләр
Шәһәр музеенда «Тропик күбәләкләре» дигән кызыклы күргәзмә эшли.
Берсеннән-берсе матур күбәләкләр музей залында очып йөри, экскурсиягә килгән кешеләргә дә килеп куна. Аларны фотога төшерергә дә рөхсәт итәләр. Билет бәясе: зурлар өчен - 200 сум, балаларга - 150 сум. Кимендә ун кешелек коллектив белән барсагыз, һәр кешегә 100әр сум гына түлисе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев