Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кырларда эш кайный Районыбыз кырларында үстерелгән уңышны урып-җыю тулы куәтенә бара. Бөртеклеләр барлык мәйданның өчтән бер өлешендә җыеп суктырылган инде, һәр гектардан уртача уңыш 22,5 центнер тәшкил итә. Көннәр аяз торганда, игенчеләр вакытның бер минутын да бушка уздырмаска тырышалар. Урып-җыю белән беррәттән, терлекләр өчен кышкы чорга азык хәзерләү дәвам итә,...

Кырларда эш кайный
Районыбыз кырларында үстерелгән уңышны урып-җыю тулы куәтенә бара.
Бөртеклеләр барлык мәйданның өчтән бер өлешендә җыеп суктырылган инде, һәр гектардан уртача уңыш 22,5 центнер тәшкил итә. Көннәр аяз торганда, игенчеләр вакытның бер минутын да бушка уздырмаска тырышалар. Урып-җыю белән беррәттән, терлекләр өчен кышкы чорга азык хәзерләү дәвам итә, 20198 тонна печән җыелган һәм 40600 тонна сенаж салынган инде, бу исә бер баш шартлы терлеккә 16,1 азык берәмлеге туры килә.
Сорарга теләсәгез...
Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
Бүген, 11 августта (15.00 - 17.00) - нотариус, ә 13 августта (15.00 - 17.00) социаль яклау идарәсе вәкилләре белән очрашып, сорауларыгызны бирә аласыз. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Телефон: 36-05-62.
Экологияне бозсалар…
Шәһәребездә экологияне бозу мәсьәләләренә кагылышлы «кайнар телефон» эшли.
Әйлән-тирәгә зыян китерү очракларына (һавага начар ис таралу, агачларга, яшелеккә карата корткычлык, теләсә кая чүп ташлау һ.б.) тап булган түбәнкамалылар бу хакта тәүлек буе эшли торган «кайнар телефон»га хәбәр итә ала. Иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр - 45-66-56, ә инде 17 сәгатьтән иртәнге 8гә кадәр 43-21-12 номерын җыярга кирәк. Табигатьне бозучылар турында хәбәр итүчеләргә премия бирү дә каралган, моны республика экология министрлыгы финанслый.
Рекордлы атна
Узган атнада Түбән Кама ЗАГС идарәсендә 79 пар язылышкан.
Быел әле бер атнада да моның кадәр күп яңа гаилә теркәлмәгән иде, шулай итеп, узган атна «рекордлы» булды, дип хәбәр итәләр ЗАГС идарәсеннән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев