Туган як

Яңалыклар

Рәттән өч көн ял була Август ахырында, җәйне озатып, Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк. 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә, ә ул, белгәнегезчә, ял итә торган бәйрәм. Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә, аннан соңгы беренче эш көнендә - 31 августта да ял итеп, эшкә...

Рәттән өч көн ял була
Август ахырында, җәйне озатып, Татарстан халкы рәттән өч көн ял итәчәк.
30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә, ә ул, белгәнегезчә, ял итә торган бәйрәм. Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә, аннан соңгы беренче эш көнендә - 31 августта да ял итеп, эшкә сишәмбе көнне - 1 сентябрьдә чыгасы була.
Җәй - кызу чор
Районыбыз кырларында үстерелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы барлык мәйданның яртысыннан артыгында җыеп алынды. Уңыш гектарына уртача 21,2 центнер чыга.
Шулай ук, терлекләргә кышка азык хәзерләү дә дәвам итә. Барлыгы 22360 тонна печән җыелган, 47500 тонна сенаж салынган. Бу бер шартлы терлеккә уртача 18,8 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.
Медаль белән бүләкләнде
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
Мондый бүләк Лида Михайловнага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм аның органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен бирелде.
Эшсез булсагыз...
20 август көнне халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә (Бызов урамы, 20А) вакансияләр ярминкәсе була.
Шул көнне сәгать 10га 222нче кабинетка килсәгез, сезгә түбәндәге эшләрне тәкъдим итәчәкләр: табиб (кардиология, неврология, онкология, офтальмология), операция шәфкать туташы, фельдшер, эпидемиолог ярдәмчесе, механик җыю эшләре мастеры, торба үткәргечләр монтажчысы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, бетончы, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажчысы, автобус шоферы, маляр-штукатур, автомобильләр ремонтлау мастеры, балта остасы, тышлаучы, штукатур һ.б. Белешү өчен телефон: 42-68-00.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: