Туган як

Яңалыклар

Иртәгә - Шәһәр көне 29 августта Түбән Камада Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырыла. Сәгать 11дә Тынычлык урамында предприятиеләр вәкилләре демонстрациясе була. Көндезге 12дән башлап, Нефтехимиклар, «Кояшлы алан» һәм Тукай паркларында - концертлар, уеннар, ярышлар, ә 19 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында Татарстан һәм Россия эстрада «йолдыз»лары (Натали, Виктор Салтыков, Эльмира Кәлимуллина,...

Иртәгә - Шәһәр көне
29 августта Түбән Камада Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырыла.
Сәгать 11дә Тынычлык урамында предприятиеләр вәкилләре демонстрациясе була. Көндезге 12дән башлап, Нефтехимиклар, «Кояшлы алан» һәм Тукай паркларында - концертлар, уеннар, ярышлар, ә 19 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында Татарстан һәм Россия эстрада «йолдыз»лары (Натали, Виктор Салтыков, Эльмира Кәлимуллина, «Марсель» төркеме) концерты башлана, ул 22 сәгатьтә бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.
Мактаулы исем алды
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия директоры урынбасары Алсу Ногманова «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мондый исем Алсу Сарим кызына мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде.
Бакчага барып була
Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә торган 30 августның якшәмбегә туры килүе сәбәпле, аннан соңгы беренче эш көнендә дә ял итәчәкбез.
Шул уңайдан, рәттән өч көнлек ялларда, ягъни 29, 30 һәм 31 августта автобуслар бакчачыларны барлык маршрутлар буенча йөртәчәк. Бу хакта НПАТП администрациясе хәбәр итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: