Шәңгәлчедә - өй туе
Августның соңгы көнендә Шәңгәлче авылында участок полицейские өчен йорт-офис ачылды. Участковый Илгиз Муллаяров биредә гаиләсе белән яшәячәк һәм эш урыны да шушында ук булачак.
Йорт-офисны ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов яңа «служебный» машина - «Нива» ачкычын тапшырды. Муниципаль...
Шәңгәлчедә - өй туе
Августның соңгы көнендә Шәңгәлче авылында участок полицейские өчен йорт-офис ачылды. Участковый Илгиз Муллаяров биредә гаиләсе белән яшәячәк һәм эш урыны да шушында ук булачак.
Йорт-офисны ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов яңа «служебный» машина - «Нива» ачкычын тапшырды. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин участковый гаиләсенә - зур суыткыч, ә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы Айрат Садыйков телевизор бүләк иттеләр.
Бакчачылар күргәзмәсе
4 сентябрьдә көндезге сәгать 11дә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Көзге муллык - 2015» дип исемләнгән күргәзмә-конкурс ачыла.
Китапханә хезмәткәрләре, шулай ук, «Берегиня» пенсионерлар клубы һәм һәвәскәр бакчачылар җәмгыяте әгъзалары тарафыннан оештырыла торган бу күргәзмәдә Түбән Кама бакчачылары үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр һәм кулинария үрнәкләре дә күрсәтеләчәк. Жюри аларны бәяләп, җиңүчеләрне билгеләячәк. Күргәзмә-конкурста катнашырга теләүчеләр булса, 39-93-83 телефонына шалтыратып белешә аласыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев