Туган як

Яңалыклар

​Автобус булмаячак Бакчаларга баручылар кимү сәбәпле, 109а маршруты буенча автобус йөрмәячәк. Красный Ключ белән понтон күпере арасында йөргән бу автобус, 7 сентябрьдән башлап, киләсе елның апрель ае ахырына кадәр туктатыла. Башка маршрутлар турында белешергә теләсәгез, 41-97-59 телефонына шалтырата аласыз. Машиналы булдылар Районыбызның Кама Аланы поселогы, Түбән Уратма һәм Сосновка авыл...

Автобус булмаячак
Бакчаларга баручылар кимү сәбәпле, 109а маршруты буенча автобус йөрмәячәк. Красный Ключ белән понтон күпере арасында йөргән бу автобус, 7 сентябрьдән башлап, киләсе елның апрель ае ахырына кадәр туктатыла. Башка маршрутлар турында белешергә теләсәгез, 41-97-59 телефонына шалтырата аласыз.
 
Машиналы булдылар
Районыбызның Кама Аланы поселогы, Түбән Уратма һәм Сосновка авыл җирлекләре - республика күләмендәге смотр-конкурста җиңүчеләр арасында.
Муниципаль берәмлекләрнең республика смотр-конкурсы ел саен уздырылып, анда катнашучылар төрле яктан бәяләнә: яшәүчеләрнең һәм эшләүчеләрнең саны, тормыш хәле, кече эшмәкәрлекне үстерү, авылларның һәм поселокларның төзеклеге, социаль-мәдәни һәм спорт объектлары һ.б. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча смотр-конкурска 30 августта Татарстан дәүләт советы бинасында йомгак ясалды. Рөстәм Миңнеханов иң яхшыларга, шул исәптән, Кама Аланы поселогы, Түбән Уратма һәм Сосновка авыл җирлекләре җитәкчеләренә дә Chevrolet Niva автомобильләре ачкычларын тапшырды.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: