Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Оештыру сессияләре 21 сентябрьдә сәгать 10да Советлар йортында яңа сайланган шәһәр советының оештыру сессиясе була. Көн тәртибендә: 1. Шәһәр мэрын сайлау. 2. Шәһәр мэрының урынбасарларын сайлау. 3. Муниципаль район советына вәкил сайлау. 4. Шәһәр советының даими комиссияләрен оештыру. 5. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында. *** 21 сентябрьдә...

Оештыру сессияләре
21 сентябрьдә сәгать 10да Советлар йортында яңа сайланган шәһәр советының оештыру сессиясе була.
Көн тәртибендә: 1. Шәһәр мэрын сайлау. 2. Шәһәр мэрының урынбасарларын сайлау. 3. Муниципаль район советына вәкил сайлау. 4. Шәһәр советының даими комиссияләрен оештыру. 5. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында.
***
21 сентябрьдә 11 сәгать 30 минутта Советлар йортында муниципаль район советының оештыру сессиясе була. Көн тәртибендә: 1. Муниципаль район башлыгын сайлау. 2. Муниципаль район башлыгының урынбасарларын сайлау. 3. Муниципаль район советының даими комиссияләрен оештыру. 4. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында.
Түләү яңача була
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев әйтүенчә, Түбән Камадагы барлык торак йортлар җылыту сезонына әзер, шушы көннәрдә квартирларга җылы бирү башланачак.
Шунысын да белеп торыгыз: Татарстанда җылылык өчен түләү тәртибе шушы көздән башлап үзгәрә. Моңа кадәр квартирларыбызны җылыту сезонында тотылган чыгымнарын унике айга бүлеп, халыктан ел буе түләтәләр иде. Ә моннан соң безгә килә торган квитанцияләрдә җылылык өчен түләү җәйге айларда булмаячак, җылыту сезонында гына түләтәчәкләр (күпме икәнен тиздән күрербез).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев