Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сорарга теләсәгез... Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 1 октябрьдә (10.00-12.00) - юрист, шул ук 1 октябьдә (15.00-17.00) - район үзәк аптекасы мөдире һәм Росреестр бүлеге вәкилләре белән очрашып, сорауларыгызны бирә аласыз. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче...

Сорарга теләсәгез...
Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
1 октябрьдә (10.00-12.00) - юрист, шул ук 1 октябьдә (15.00-17.00) - район үзәк аптекасы мөдире һәм Росреестр бүлеге вәкилләре белән очрашып, сорауларыгызны бирә аласыз. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә.
Клара апа килә
Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә күренекле шагыйрә, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашу була.
30 сентябрьдә 13 сәгатьтә башланачак бу очрашуга әдәбият белән кызыксынучы барлык теләүчеләр килә ала, дип хәбәр итә Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.
ЗАГСка чакыралар
Түбән Кама ЗАГС идарәсе татарча яхшы белүче, төскә-биткә матур кызларны кастингка чакыра.
Йола тантаналарын алып баручы булып эшләргә теләсәгез, үзегезне сынап карагыз! Сценарийларны, рәсми хатларны һ.б. текстларны татар һәм рус телләрендә дөрес яза белүчеләргә өстенлек биреләчәк. 3 октябрьгә кадәр Zagsnk@mail.ru. электрон адресына резюме җибәрергә кирәк. Кастинг 5 октябрьдә 16 сәгатьтә ЗАГС идарәсе бинасында (Яшьлек урамы, 6б) була.
Эшсез булсагыз…
Түбән Кама халыкны эшкә урнаштыру үзәге (Бызов урамы, 20а) автобус һәм трамвай йөртүче һөнәре алырга теләге булган кешеләрне түләүсез курсларга чакыра.
Укып, тиешле әзерлек узганнан соң, пассажир автотранспорт предприятиесенә яки шәһәр электр транспорты предприятиесенә эшкә урнашырга мөмкин. Белешү өчен телефоннар: 43-68-57, 43-68-39.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев