Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Халыкны кабул итәләр Үзегезне борчыган сораулар белән, түбәндә күрсәтелгән көннәрдә, Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә, төрле җитәкчеләр һәм белгечләр янына бара аласыз. 6 октябрьдә (15.00-17.00 сәгатьтә) - прокурор ярдәмчесе, 8 октябрьдә (10.00-12.00) - юрист; 8 октябрьдә (15.00-17.00) - Пенсия фонды вәкилләре, 9 октябрьдә (13.00-15.00) шәһәрнең...

Халыкны кабул итәләр
Үзегезне борчыган сораулар белән, түбәндә күрсәтелгән көннәрдә, Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә, төрле җитәкчеләр һәм белгечләр янына бара аласыз.
6 октябрьдә (15.00-17.00 сәгатьтә) - прокурор ярдәмчесе, 8 октябрьдә (10.00-12.00) - юрист; 8 октябрьдә (15.00-17.00) - Пенсия фонды вәкилләре, 9 октябрьдә (13.00-15.00)
шәһәрнең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры халыкны кабул итә. Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Белешү өчен тел.: 36-05-62.
«Яшел дулкын» бара
Сентябрьдән башлап, бер ай дәвамында, ягъни 15 октябрьгә кадәр шәһәребез урамнарында 10 мең төп агач утыртырга ниятләнелгән булган.
Хәзерге вакытта Түбән Каманың Вахитов, Сөембикә урамнарында каен, миләш агачлары утыртылган инде. Сүз уңаеннан, «Яшел дулкын» акциясе башланган 2013 елдан алып шәһәребез урамнарында барлыгы 24 мең төп агач утыртылган. Ә аларның тернәкләнеп китү-китмәүләре исә үз туган йортыбыз булган шәһәргә һәркайсыбызның мөнәсәбәтен ачык чагылдыра.
ЗАГС яңалыклары
Көзнең беренче ае булган сентябрьдә безнең ЗАГСта 325 сабыйны теркәп, ата-аналарына аларның туу турындагы таныклыкларын тапшырганнар.
Дөньяга аваз салган ул нәниләрнең 170е - ир бала, 155е - кыз бала. Аларның 147се - гаиләләрдә икенче бала. Исемнәренә килгәндә, балаларына Архип, Имран, Мирас, Риман, Элизабет, Ирма кебек сирәк очрый торган исем кушарга яратучы ата-аналар байтак икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев