Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Иң яхшылар арасында Шәһәребездәге 35нче лицей, узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе арасына кергән. Исемлеккә Татарстанның уналты уку йорты (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр) эләгә алган, аларның сигезе - Казанда, бишесе - Чаллыда, икесе - Бөгелмәдә һәм берсе - безнең Түбән Камада. Бу рейтингны Россия мәгариф һәм фән...

Иң яхшылар арасында
Шәһәребездәге 35нче лицей, узган уку елы нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе арасына кергән.
Исемлеккә Татарстанның уналты уку йорты (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр) эләгә алган, аларның сигезе - Казанда, бишесе - Чаллыда, икесе - Бөгелмәдә һәм берсе - безнең Түбән Камада. Бу рейтингны Россия мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елдан һәр уку елы йомгаклары буенча төзи, анда имтиханнар тапшыру һәм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре исәпкә алына.
Бергәләп көрәшик!
Татарстан эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»н белеп торыгыз: 8(843)291-20-02. Ә 8-987-290-50-02 телефонына SMS-хәбәр җибәрергә мөмкин.
Әгәр хакимият органнарындагы коррупция фактлары, кылынган яки әзерләнә торган җинаятьләр, кемнең дә булса законсыз корал, наркотик яисә шартлаткыч матдәләр саклавы, экстремистик оешмалар эшчәнлеге, шулай ук, полиция хезмәткәрләре эшендәге кимчелекләр, аларның закон бозу очраклары турында белсәгез, курыкмыйча шалтыратыгыз яки SMS җибәрегез, дип мөрәҗәгать итә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге. Анонимлык саклана.
Кичке уеннарга!
18 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) чираттагы татарча «Кичке уеннар» була.
Бу юлы кичә гадәттәгедән иртәрәк - 14 сәгатьтә башлана. Аның программасында - җырчы һәм композитор Чулпан Зиннәтуллина чыгышы, татар халкының милли уеннары, җырлар һәм биюләр. Барлык теләүчеләр катнаша ала, керү ирекле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X